17 апрельдә Татарстан мөфтие Изге китап Коръәнне яттан белүчеләр -Коръән-хафизлар белән очрашты. Очрашуга Татарстанда яшәүче һәм төрле дини юнәлештә эшчәнлек алып баручы 30га якын Коръән-хафиз килгән иде. Алар арасында Россия ислам институты каршында эшләп килүче Коръән- хафизлар әзерләүче үзәк җитәкчесе Ибраһим Собиров, РИИның шәригать факультеты деканы Рамазан Курамшин һәм башкалар бар иде.
Очрашуда Камил хәзрәт нәзарәтнең яңа бүлеге- Коръәнне өйрәнү бүлеге эшчәнлеге хакында сөйләде. Әлеге бүлекне Илнур хәзрәт Хәйруллин җитәкли. Илнур Хәйруллин Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башланган, Россиядә традицион саналган Коръән уку буенча билгеле бер чылбыр - “Хәфс ган Гасыйм”ны дәвам итүчеләрдән санала. Яңа бүлек Изге китапны өйрәнүне популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, татар Коръән-хафизлар мәктәбен үстерү максатыннан булдырылды.
Мөфти Коръән-хафизларны нәзарәтнең "Азан" интернет радиосына Коръән укырга чакырды. Коръән-хафизларның күбесе интернет- радио проектында катнашуны хуплады.
Илнур хәзрәт тә дин әһелләренә бүлек оештырган эшләр һәм ниятләгән гамәлләр хакында сөйләде һәм үзара хезмәттәшлеккә өндәде.
Шуны әйтергә кирәк, мөфтинең Коръән-хафизлар белән очрашуы 17 апрельдә икенче мәртәбә уздырылды. Алга таба да нәзарәттә республиканың мәртәбәле әһелләре - Коръәнне яттан белүчеләр белән сөйләшүләр, фикер алышулар дәвам итәр, Алла боерса.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/13069