Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруы буенча нәзарәткә Татарстанның элеккеге мөфтиләре Габдулла хәзрәт Галиуллин һәм Госман хәзрәт Исхаков килде. Дин әһелләре дустанә мөнәсәбәттә Татарстан өммәтенең төрле еллардагы хәлләре, нәзарәтнең эшчәнлеге хакында сөйләштеләр. Габдулла хәзрәт белән Госман хәзрәт Татарстан мөселманнары өммәтенә җитәкчелек итүдә туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Очрашу барышында Камил хәзрәт өлкән дин әһелләренә динебезне торгызуга керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде, аларның дини эшчәнлекләре халкыбыз өчен мөһим булуын билгеләп узды. Сөйләшү ахырында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт мөхтәрәм дин әһелләренә истәлек бүләкләре тапшырды.
Белгәнебезчә, бер ел элек, 17 апрельдә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш корылтае уздырылган иде. Әлеге корылтайда Татарстан мөфтие итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды.