Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинны кабул итте. Очрашуда сүз Мөслим районында дини эшчәнлек алып бару, авыл мәчетләренә кагылышлы мәсьәләләр, халыкка дини кыйммәтләрне җиткерү юллары турында барды.
Мөфти рәсми кунакка күптән түгел нәшер ителгән Таҗеддин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" китабын бүләк итте. Әлеге китап нәзарәт тарафыннан игълан ителгән дини гореф-гадәтләрне торгызу елы кысаларында дөнья күрде.