Каллиграфия институты җитәкчесе Хосрәү Субаш, Истамбул һәм Анкара университетының теология факультеты җитәкчеләре Али Арслан һәм Ибраһим Мараш, мәдәни платформа җитәкчесе Мәхмүт Камил һәм башка Төркия галимнәре Казанда үткәрелүче "Казанның алдынгы галимнәре: Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин һәм Муса Бигиев" халыкара симпозиумында катнашалар.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунаклар белән танышкач, аларга татар халкының дини рухи мирасы һәм бу мирасны торгызу ниятеннән кылынган гамәлләр хакында сөйләде. Бүгенге көндә күренекле татар дин белгечләренең дистәләгән китаплары өйрәнелә һәм иске татар теленнән бүгенге телгә күчерелеп нәшер ителә. Билгеле булганча, нәзарәт көче белән рухи мирасыбыз ядкәрләре булган берничә китап дөнья күрде инде.
Шулай ук мөфти фәнни эшчәнлекләрен югары бәяләп, төркия галимнәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Төркия фән әһелләренең татар галимнәренең тарихын, хезмәтләрен, библиографиясен өйрәнүе бар татар халкына мөһим булуын ассызыклады. Үз чиратларында чит ил галимнәре дә Камил хәзрәтне туган халкының рухи мирасын торгызуда зур тырышлыклар куйган өчен зурладылар һәм уңышлар теләделәр.
"Казанның алдынгы галимнәре: Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин һәм Муса Бигиев" халыкара симпозиумы 18-19 апрельдә КФУда уздырыла. Белгәнебезчә, әлеге чара шул ук исемдә берничә атна элек Төркиянең Искешәһәрендә оештырылган иде. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты һәм чыгыш ясаган иде.
.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/13049