Чирмешәндә балалар җинаятьчелеге хакында сөйләштеләр. "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе оештырган “түгәрәк өстәл“дә мәгариф, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү бүлекләре хезмәткәрләре, дин әһелләре фикер алышты. Чарада Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов та катнашты һәм ул: " Бүген безнең җәмгыятьтә әти-әниләрнең матди байлыкка чамасыз табынуы - зур каза. Яхшы машина, яхшы өй, яхшы җиһаз һ.б. Мал артыннан куып, рухи ягыбызны онытабыз. Аннан тәрбиялелек тә югала инде. Балалар ник закон боза дибез. Ә җавап бик гади – кануннарны әти-әниләр үзләре санга сукмый. Безнең республика, район да төрле милләт, төрле дин вәкилләре янәшә яшәүче уникаль җирлек. Аллага шөкер, тату, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Без киләчәк буынга да шуларны җиткереп, балаларыбызны толерантлык рухында тәрбияләргә тиешбез. Районыбызда барыбызга да урын җитә, без бер-беребезгә комачауламыйбыз. Яшьләргә шуларны сеңдерә алсак бик яхшы", - дигән фикерен җиткерде.
Матди байлыкка табыну - зур каза
16 апрель 2014 ел 11:01
Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы