"Зәкят" хәйрия фонды мотаҗларга ризыклар тутырылган пакетлар өләште. Шул рәвешле хәйрия фонды вәкилләре бик тә мохтаҗ булган күпбалалы гаиләләргә, ялгыз картларга, инвалидларга ярдәм кулы сузды. Мохтаҗлар зур ярдәм күрсәтелмәсә дә, менә шул ризыклар тутырылган сумкалар өчен дә шатланып, күп итеп рәхмәтләрен әйттеләр.
Менә шул рәвешле, мохтаҗларга, зәгыйф бәндәләргә ярдәм итү динебез кушкан гамәлләрдән санала. Шуңа күрә дә зәкят түләү мөһим санала. "Зәкят" хәйрия фонды бу уңайдан булышлык күрсәтә ала. Әгәр дә мохтаҗларга, авыруларга ярдәм итәргә, Ислам диненең өченче баганасы- зәкят чыгарырга ният итсәгез, фондка мөрәҗәгать итә аласыз. Фондка ярдәм сорап шактый кешеләр килә. Бу хакта рәсми сайтлары zakyatrt.ru дан да укырга мөмкин.