ТР МДН Казан шәһәренең Киров районы балалар йорты белән берлектә түләүсез семинар уздыра. Семинар асрамага бала алырга теләүчеләр һәм ятимнәрне сыендырганнарга ярдәм итүчеләр төркемен укыту максатыннан оештырыла. Чара кысаларында баланы яңа гаиләгә ияләштерү, асрамага бала алучыларга хас хаталар, бала ихтыяҗлары һәм башка күп төрле темаларга сөйләшүләр каралган.
Семинар 14-17 апрельдә "Ярдәм" мәчетендә уздырыла.