28 апрель көнне Казан шәһәре мөхтәсибәте, "Әл-Мәрҗәни" мәчете белән берлектә шәкертләр, дини югары белем бирү уку йортлары студентлары, мөәзиннәр арасында Азан әйтүчеләрнең Бөтенроссия конкурсын уздыра. Анда 3 төрле яшь аермасында:10-15, 15-20 һәм 20 яшьтән өлкән шәкертләр, мөәзиннәр катнаша алачак. Чараның максаты – яшь мөселманнары Әбү Хәнифә мәзхәбе нигезендә тәрбияләү, шәкертләрне һәм мөәзиннәрне намазга чакыру догасын дөрес, сәнгатьле итеп күңелдән укырга өйрәтү. Аны мөселманнар мәчеткә ашыгырлык итеп әйтергә тиешләр, дип хәбәр итә "Әл-Мәрҗәни" мәчете матбугат хезмәте.
Конкурс 28 апрель көнне 11.00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү – 10.00 сәгатьтә.
Конкурска гаризалар majanimechet@mail.ru электрон адресына , (843) 93-00-35 яки 89272495632
һәм 89172644321 телефоннары аша кабул ителә.