«Ярдәм” мәчете каршындагы “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы хәйрия концертын оештыра. Концерт дүрт айлык Әмир Гыймадиевка ярдәм итү ниятеннән үткәрелә. Сабыйның күзенә операция өчен 160635,40 доллар кирәк. Әлеге акчаны җыйганда, Нью-Йорк клиникасында операция ясатып, Әмиргә ярдәм итү өмете бар.
Концерт 26 апрельдә сәгать 19.00 дә Казанның Актерлар йортында уздырыла. Концертта яшь артистлар катнаша.