10 апрельдә Татарстан мөфтие Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Россия мөселман яшьләре берлегенең Мәскәүдә бүлеге ачылу тантанасында катнашты. Яңа бүлекне Мәскәү яшьләре активисты Рәмис Якупов җитәкләячәк.
Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү һәм Мәскәү төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, чакырылган кунаклар, мөселман яшьләре катнашты.
Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров Рәмис Якупов белән хезмәттәшлек турында сөйләште һәм төрле өлкәләргә кагылышлы эш планнарын билгеләде. Бүлек мөселман яшьләренең белемен күтәрү, төрле конференцияләр уздыру һәм берлеккә мөселманнарны җәлеп итеп, бердәм булып өммәтебезгә хезмәт итүне оештыру белән шөгыльләнер дип көтелә.