Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәр айның соңгы шимбәсендә хаҗга ниятләүчеләр өчен дәресләр уздыра. Алар шәһәрнең “Нур-Ихлас” мәчетендә үтә, иртәнге сәгать унда башлана. Дәрес барышында хаҗга бәйле сорауларга җаваплар ачыклана. Шулай ук ошбу изге сәфәргә дөрес әзерләнү буенча практик киңәшләр бирелә. Мәсәлән, 29 мартта узган дәрестә “Нур-Ихлас” мәчете әһеле Равил хаҗи Түләков һәм мөхтәсибәтнең хаҗ өчен җаваплы хезмәткәре Фәвисә хаҗия Нуретдинова үзләренең хаҗ кылу тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Дәресләргә килүчеләр хаҗга бәйле әдәбият белән алданрак тәэмин итүне, практик дәресләр үткәрүне үтенделәр.
Хаҗга бәйле сораулар белән Чаллы мөхтәсибәтенә 8( 8552) 56-65-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итәләр Чаллыдан.