Мөселман эшкуарлары ассоциациясе Россия Ислам институты белән берлектә мөселманнар тормышын яктыртучы кыскаметражлы нәфис фильмны тәкъдир итә. "Ёлка" исемле кинода яшь имамның урам малае наркоман егет белән мөгалләмәсе күрсәтелә. Әлеге фильм ТР МДНнең ислам белгечләре тарафыннан югары бәя алды. Казан халыкара мөселман кинофестивалендә дә катнашты.
Мөселманнар темасына багышланган киноны 12 апрельдә сәгать 11.00дә Россия Ислам институтында карарга мөмкин. Презентация кысаларында фильмны эшләүчеләр һәм яңа кинопроектлар белән дә танышу көтелә.