Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән очрашты. Очрашуда сүз районда җирле хакимият белән мәчетләр арасындагы хезмәттәшлек турында барды. Шулай ук халыкка ислам кыйммәтләрен җиткерү, район мөселманнары хакында фикер алыштылар.