Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Газпром төбәкарагаз Казан" оешмасы генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков белән очрашты.
Рәсми очрашуда сүз авыл җирлегендә эшләүче дини оешмаларның, мәчетләрнең газга түләүләренә чыгымнарны киметү хакында барды.
ТР МДН җыелышларында, мөфти белән очрашуларда имамнар мәчетләрне җылытуга кагылышлы чыгымнар проблемасын даими күтәреп киләләр.
Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә дини оешмаларның газга түләүләре юридик затларныкы кебек зур күләмдә һәм бу чыгымнарны каплау авырга туры килә.