Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин Казанның "Нурислам" һәм "Салихҗан" мәчетләрендә булды.Әлеге мәчетләр Каравай бистәсендә урнашканнар. Илнур хәзрәт сүзләренә караганда, биредә мәчет имамнары Фәнис хәзрәт Зарипов һәм Илсур хәзрәт Фатыйхов Коръәнне укый өйрәнү түгәрәкләрен оештырып җибәргәннәр.
Коръәнне ике төркемгә бүленеп өйрәнәләр. Беренче-башлангыч төркем татар дин галиме Әхмәдһади Макъсудиның "Мөгаллим сәни" китабын өйрәнә һәм Коръәннең кыска сүрәләрен ятлый. Икенче төркем исә күпкә зуррак сүрәләрне өйрәнә һәм ятлый. Беренчесе төркемдәге балалар саны 9, икенчесендә - 13 бала һәм берничә өлкән яшьтәге кеше бар.
Дәресләрне РИИны тәмамлаган Коръән хафиз Зиядулла Рахмонкулов алып бара.