Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән районында булды. Биредә ул республиканың төньяк-көнбатыш төбәге имам-мөхтәсибләре белән очрашты. Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе имам-мөхтәсибләренең һәркайсы үзләре җаваплы мөхтәсибәткә кагылышлы проблемалар турында сөйләделәр. Имамнар дини эшчәнлекләре хакында мәгълүмат бирделәр, мөфтигә гозерләрен җиткерделәр.
Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җәмигъ мәчете төзелеше белән таныштырды. Районда 17 мәчет каршында укулар оештырылуы хакында әйтте. Шулай ук Питрәч районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров Питрәчтә җәмигъ мәчете төзү планнары белән уртаклашты, эскизларны күрсәтте.
Мөфтинең мөхтәсибләр белән очрашуында урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “Хәләл” комитеты рәисе Марат Низамов һәм мөфтиятнең төрле бүлекләре вәкилләре катнашты.
Камил хәзрәт өйлә намазын Яшел Үзәндә төзелүче яңа мәчеттә укыды, аннары мәхәллә кешеләре белән аралашты.
Шулай ук Татарстан мөфтие бүген Яшел Үзән районы җитәкчесе Александр Тыгин белән очрашып, җирлектәге дини вәзгыять һәм мөхтәсибәт белән хакимият арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләшү алып барды.
Билгеле булганча, мөфти Камил хәзрәт җирлектәге мөселманнар өммәте һәм дини эшчәнлек белән шәхсән үзе күреп белешү-танышу, шулай ук мөхтәсибләр белән киңәшү, аралашу максатыннан атнаның һәр чәршәмбесендә районнарга сәфәр кыла.
Фоторепортаж: dumrt.ru/node/12828