Чирмешән районының Утыз Имән авылында яшәүчеләр җирле имамнарның вәгазьләрен кафега җыелып тыңлыйлар. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренә караганда, вәгазь кичәсенә йөздән артык кеше җыелган. Яшьләр дә, өлкәннәр дә Нәзир һәм Нурислам хәзрәтләрнең мөселманнарның бер-берсенә хөрмәте һәм Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган вәгазьләрен бик яратып тыңлаганнар. Шулай ук кичәгә җыелган халык галим, язучы, дин эшлеклесе, мәгърифәтче булган авылдашлары Утыз Имәни - Габдрахман әл-Болгарины искә алганнар һәм аның рухына багышлап дога кылганнар.