Бүген Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Консуллык белән мөфтият арасындагы хезмәттәшлек турында сүз барды.
Очрашу вакытында Камил хәзрәт консулга нәзарәтнең яңа проектлары- "Азан" интернет ислам радиосы, Bayt al-Hikma онлайн мәдрәсә, "Хузур" нәшрият йорты хакында сөйләде.