30-31 мартта Россия ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә “Илаһи моң” дип аталган рухи мирасыбыз ядкарьләренең беренче фестивален уздыра.
Фестивальгә кадәр түбәндәге конкурслар уздырылды:
- “Татарларда ислам тарихы һәм ислам мәдәнияте нигезләре фәнни тикшеренү эшләре бәйгесе;
- “Таян Аллага!” әдәби бәйгесе;
- “Татар халкының рухи мирсы ядкарьләрен башкаручылар бәйгесе;
- “Журналист буласым килә!” бәйгесе.
Конкурсларга барлыгы 250дән артык гариза кабул ителде. Финалга 100дән күбрәк катнашучы үтте. Финалга үткәннәр исемлеге биредә: http://kazanriu.ru/news/479/
“Илаһи моң” фестиваленең йомгаклау өлеше 31 мартта Халыклар дуслыгы йортында уздырыла. Башлана сәгать 17.00дә.