29 мартта Буа мәдрәсәсендә бабалар өчен чираттагы Ислам диненә кагылышлы викторина уздырылды. 70ләп бала катнашкан чара ТР МДН һәм нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды ярдәмендә оештырылды.
Чарада Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәдрәсә директоры Рәшит хәзрәт Маликов һәм "Зәкят" фонды вәкиле Илнур хәзрәт Әлмәтов һәм башка хәзрәтләр катнашты.
Балалар викторинага яхшылап әзерләнгәннәр. Хәзрәтләрнең Ислам нигезләренә кагылышлы һәр соравына җавап биреп бардылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде.