Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды -“Яңарыш” фондының попечительләр советы утырыш үтте. Әлеге утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Утырышта фондның 2013 елдагы эшләренә нәтиҗә ясалды, алга таба эшләр барланды. Шулай ук Изге Болгарга һәм Свияжскига туристларны җәлеп итү хакында барды.