“Зәкят” фонды җитәкчесе урынбасары Илнур хәзрәт Әлмәтов, “Ярдәм” мәчете имамы ярдәмчесе Илнур хәзрәт Нуриев барлык катнашучыларны сәламләп уңышлар теләделәр, нәсихәтләрен җиткерделәр.
Чарага 40тан артык бала җыелган иде. Алар өлкәннәрнең динебезгә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр. Карабаш авылыннан Эльвина Зәйдуллина балалар конкурсының җиңүчесе булды.
Таллы Бүләк авылы имамы Габделхак хәзрәт Нуриев үз мәхәлләсе балаларын җыеп алып килгән. Әлеге балаларның ислам нигезләре хакындагы чыгышлары чараа үзе бер ямь өстәде.