29 март көнне Югары Ослан районында имамнар җыелышы булып узды. “2014 ел -Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” уңаеннан авыл имамнарына Кызыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов тарафыннан чалма бәйләү ысуллары күрсәтелде. Мөхтәсибәт тарафыннан һәр имамга чалма бүләк ителде. Шулай ук мәчетдә язгы каникул вакытында оештырылган мөселман балалар укытуы да тәмамланды. Дәресләрне районга практикага килгән Буа районы мәдрәсәсе шәкерте Фәрхәт Әхмәтов алып барды, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.
Югары Ослан имамнары агымдагы дини эшләр хакында сөйләште
31 март 2014 ел 09:05

Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы