Урыссудагы урта һөнәри дини белем бирүче "Фәнис" мәдрәсәсендә читтән торып укучыларның язгы сессиясе башланды. Мәдрәсәдән хәбәр итүләренә караганда, бу юлы гыйлемнәрен үстерергә 130дан артык шәкерт килгән. Читтән торып укучылар ислам дисциплиналары фәннәре буенча имтиханнар тапшырачак, 3-4 курстагылар курс эшләрен һәм дипломнарын яклаячак.
Бу уку елында "Фәнис" мәдрәсәсендә белем алган 21 шәкерткә диплом тапшыру көтелә. Мәдрәсәдә югары квалификацияле имам һәм мөгаллимнәр әзерләнә.