Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте басмасы «Дин вә мәгыйшәт» газетасының март ае саны дөнья күрде. 16 битле газетта танылган дин әһелләре язмалары, дини тормышыбызның төрле якларын чагылдырган хәбәрләр, мөхтәсибләрдән килгән хатлар урын алган.
Газет мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның өммәтебезнең, дин кардәшләребезнең, илебезнең иминлеген саклау хакындагы вәгазе белән ачылып китә. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Локман Хәким” язмасы үзе бер нәсихәт итеп кабул ителсә, дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның “Мәчетләрне келәмнәр түгел, мөселманнар бизәргә тиеш” дигән язмасында бүгенге дини тормышыбызга хас мәсьәләләр күтәрелә.
“Мирас” рубрикасы тулысынча олуг дин галиме Ризаэддин Фәхретдингә багышлана. Биредә аның “Тәрбияле бала” әсәреннән өзек тә бирелгән. “Мәдрәсә” сәхифәсе “Аллаһы Тәгаләгә ышану”, “Тәүхид нәрсә ул?” кебек язмалар белән дини төшенчәләрне аңлатып бирә. Быел хаҗ кылырга теләүчеләргә дә мәгълүматлы мәкалә басылган.
Республиканың дини тормышын һәрьяклап яктыртучы “Дин вә мәгыйшәт” газетасы айга бер мәртәбә дөнья күрә. Газетка республиканың барлык почта бүлекләрендә 1 апрельдән язылырга мөмкин. Бәясе үзгәрешсез калды - 116 сум, 28 тиен.