Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Авылым мәчете” рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгене Әлмәт районы мөхтәсибәте, “Әлмәт таңнары” газетасы һәм ӘМР мәгариф идарәсе оештырды.
Бәйгедә барлыгы 59 укучы катнашты, бәйге ике турда узды. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән ачыкланды. Җиңүчеләрне тәбрикләп Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов балаларга иҗади уңышлар теләде. Шулай ук җиңүчеләрне “Әлмәт таңнары” газетасы баш мөхәррире Гөлназ Гыйззәтуллина һәм мәгариф идарәсе белгече Наҗия Ганиева тәбрикләде.
Жюри әгъзалары тавышлар санын санаганнан соң, урыннарны түбәндәгечә билгеләде:
I урын – Ришат Заһиров, Кичүчат авылы (139 тавыш)
II урын – Ризидә Мортазина, Елховой авылы (78 тавыш)
III урын – Ильвина Галимова, Колшәрип авылы (73 тавыш);
Кызыксындыру премияләре:
Марат Селеверстов, Яңа Кәшер авылы
Александр Ипеев, Урман Кәләе авылы
Евгений Кудряшов, Урман Кәләе авылы
Ангелина Малышева, Рус Акташы
Газета укучылар мәхәббәте призы:
Айгөл Габдрахманова, Колшәрип авылы
Диләрә Кәлимуллина, Елховой авылы
Динара Мансурова, Иске Михайловка авылы
Ирек Талибуллин, Яңа Нәдер авылы
Оксана Шабалина, Сиренькино авылы
Эльвина Хәбибуллина, Түбән Мактама бистәсе
Барлык җиңүчеләр дипломнарга, акчалата бүләкләргә һәм дини китапларга ия булдылар.
Шулай ук Әлмәт районы мөхтәсибәте “Әлмәт таңнары” газетасы белән берлектә тагын ике бәйге игълан итте: “Авылым тарихы” иншалар бәйгесе һәм Р.Фәхреддиннең 155 еллыгына багышланган викторина. Викторина сораулары “Әлмәт таңнары” газетасы сайтында бирелгән ( http://www.almet-rt.ru).
Энҗе Хасаншина
Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте.
Ильшат Котбиев фотолары: dumrt.ru/ru/node/12657