27 мартта Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “Габдерәхим Утыз Имәни шагыйрь һәм фикер иясе” дип аталган түгәрәк өстәл уздырыла. Әлеге чара танылган галим, дин эшлеклесе, мөгаллим Утыз имәнинең тууына 260 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Чара кысаларында Х. Миңнегулов, Н. Хисамов, М. Әхмәтҗанов кебек бүгенге заман галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре Утыз Имәнинең татар халкының иҗтимагый—фәлсәфи фикер юнәлешенә, татар халкының дини традицияләрен өйрәнүгә керткән өлеше, иҗаты хакында сөйләшәчәкләр.
Түгәрәк өстәл сәгать 10.00 дә башлана.