Теләче мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренә караганда, районның "Ихлас" мәчетендә атнаның һәр шимбәсендә ислам нигезләре темасына багышланган дәресләр үткәрелә. Дәресне Исмәгыйль хәзрәт алып бара.
25 март көнне исә Теләче районы мөслимәләр оешмасы әгъзасы Талия ханым Зиннәтуллина, район җитәкчелеге белән очрашып, " Замана проблемаларын хәл итүдә Ислам диненең роле" темасына фикер алышу уздырган.
Бүген Теләче имамнары дини эшчәнлеккә кагылышлы сораулар хакында сөйләшергә һәм төрле дини чаралар оештыру турында фикерләшергә район үзәк мәчетенә чираттагы имамнар җыелышына җыелды.