Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Венгриянең Россиядәге вәкаләтле вәкиле Иштван Ийдярто һәм сәүдә эшләре бенча вәкил Дердьем Палашти белән очрашты.
Очрашу барышында Камил хәзрәт чит ил кунакларын республикадагы динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр, Исламны үстерүдә Диния нәзарәтенең өлеше хакында сөйләде. Мөфти Татарстанда Советлар Союзы таркалганда 24 мәчет булуын, бүгенге көндә 1,5 меңгә җитүен билгеләп узды. "Республикада ислам инфраструктурасы үсеш ала, ислам университеты һәм мәдрәсәләре эшләп килә. Мөселман өммәте өчен уңай шартлар тудырыла", - диде. Шулай ук хәзрәт нәзарәтнең проектлары хакында сөйләде.
Үз чиратларында чит ил кунаклары мөфтигә җылы очрашу оештырылуына рәхмәт белдерделәр. Алар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан җитди эшләр алып барылуын билгеләп үттеләр һәм "Хәләл" комитеты эшчәнлеген белән кызыксынуларын белдерделәр. Камил хәзрәт ТР МДНнең "Хәләл" комитеты төрле илләр белән хезмәттәшлеккә, венгер предприятиеләренә хәләл стандарларын кертүдә булышлык итәргә әзер булуы хакында әйтте.
Очрашу ахырында Иштван әфәнде Татарстан мөфтиенә Будапешт хакында китап һәм Венгрия парламентының көмеш медален бүләк итеп тапшырды.
Очрашудан фотолар: dumrt.ru/node/12622