Чирмешәндә "Кичке җомга вәгазе" дип аталган дини чаралар дәвам итә. Чираттагысы 21 мартта Түбән Абдул авылында уздырылды, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.
80нән артык кеше җыелган вәгазь кичәсендә Әлмәт районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин Ислам диненең тормышыбыздагы кыйммәте хакында сөйләгән. Чирмешән авылы имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов "Тәбарәк" сүрәсенең мәгънәсен, кыйммәтен аңлаткан.
Вәгазьләр сөйләнгәч чарада катнашучылар өчен мәҗлес оештырылган.