25 мартта Казанның “Әниләр” мәчетендә чалма бәйләү сабагы үткәрелә. Чалма бәйләргә Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имам - хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов өйрәтә. Мастер-класс сәгать 14.00дә башлана. Мастер-класста РИУ шәкертләре катнашуы көтелә. Гомумән, теләгән һәркем дәрескә килеп, танылган чалма бәйләү остасыннан чалма бәйләргә өйрәнә ала.
Тимур хәзрәт бүгенге көндә Казанда иң оста чалма ураучы булган беренче казый Габделхак хәзрәт Саматовның һөнәрен дәвам итүче дин әһеле. Хәзрәт үзе дә башкаларны бу һөнәргә өйрәтергә әзер. “Бу эштә үзләрен сынап карарга теләүчеләр булса, миңа мөрәҗәгать итсеннәр. Бик рәхәтләнеп өйрәтәм. Мөселманнарда чалма ул кадерле баш киеме”, - ди хәзрәт.