Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Мөфти иртәнге якта РФ Федераль Собраниесе Федерация советы рәисе урынбасары, Хөкүмәт каршындагы дини оешмалар комиссиясенең хаҗ эшләренә җаваплы вәкиле Ильяс Умаханов белән очрашты. Очрашуда сүз хаҗ квотасы һәм татарстанлылар өчен хаҗны оештыру хакында барды. Моннан тыш мөселманнар өммәтендәге вәзгыять хакында да фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин катнашты.