21 мартта Буа мәдрәсәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы" кысаларында яңа китап тәкъдир ителде. "XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында Казан губерниясендә мөселман өммәтенең социаль халәте" - «Социальное положение мусульманского духовенства Казанской губернии в конце XIX - начала XX вв.» дип аталган китапның авторы - Буа мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре докторы Рәшит Маликов.
Россиянең ислам тарихы белән кызыксынучыларга, мөгаллимнәргә, шәкертләргә атап чыгарылган китапта егерменче гасыр башында яшәгән татар мөселманнарының иҗтимагый хәле фәнни күзлектән чыгып тикшерелгән. Беррәттән Россия империясенең мөселманнарга карата сәясәте, Идел һәм Урал буе өммәте үсеше, сәяси, иҗтимагый тормышы хакында бай мәгълүмат тупланган.
Китап белән РИУ һәм КФУ китапханәләрендә танышырга мөмкин.