Агымдагы елның 6 мартында Зәй мөхтәсибәтенә караган, Зәй шәһәренең Заготзерно (икмәк кабул итү) бистәсе мәчетендә яңа имам-хатыйб сайланды.
Җыелышта Зәй шәһәр районы администрациясеннән дин эшләре буенча куратор Мусин Фәрит, Зәй районының имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, шәһәр имамнары һәм мәхәллә халкы катнашты.
Яңа мәчет үткән елның көзендә ачылып халыкка хезмәтләрен күрсәтә башлаган иде. Мәчет урыны юл кырыенда урнашып үткән-сүткән мосафирларга гыйбадәт кылу өчен бик кулай урын булып тора.
Моңарчы әлеге мәчетнең нигез ташын куюдан башлап мәһабәт бина калкып чыкканчыга кадәр һәм тулысынча төзелештә катнашып дини йолаларны башкаручы өлкән яшендәге имам-хатыйб Расих хәзрәт Шәйхрәзиев эшләп килде. Аның өлеше бу изге йортны калкытуда шактый күп керде.
Җыелышны алып баручы имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт, Расих хәзрәтнең сәләмәтлеге какшавы аркасында үзенең урынына Заготзерно мәчетенә яңа имам итеп Фатих хәзрәт Нуруллинны гариза язып соравын белгертте. “Бүген безнең буын алышына торган чор, мәчетләребезгә яшь имамнарыбыз кирәк. Яшьләр янына яшьләр килә”, - дип чыгышын башлады мөхтәсиб.
Искә төшерү ниятеннән Фатих хәзрәт якынча биш ел, шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб һәм имам-мөхтәсиб ярдәмчесе вазыйфаларын башкарып килде. Шәһәрдә һәм авыл мәчетләрендә уку-укыту эшләрен алып барды. Чыгыш ясаучылар арасында Фатих хәзрәтнең башкарган хезмәтләрен уңай бәяләделәр.
Нәтиҗәдә мәчеткә җыелган халык сайлауга тәкъдим ителгән яшь имамны бертавыштан кабул иттеләр.
Ахырда катнашучылар Расих хәзрәткә шул изге эшләрне башкарып килүдә зур өлешен керткәне өчен бик күп рәхмәтләрен җиткерде. Алга таба да яшь хәзрәт белән элемтәдә булып дини вазыйфаларны бергә башкарырга дигән теләктә калдылар.