Хәләл индустрия өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне булдыру максатыннан "Хәләл" комитеты GIMDES (Төркия) халыкара сертификация оешмасы, WHC - Бөтендөнья хәләл советы вәкилләрен чакырдылар. Әлеге оешма вәкилләре хәләл өлкәсендә ислам кануннарын саклауга кагылышлы семинарлар үткәрәчәкләр.
Семинар Россия ислам институтында 11-15 март көннәрендә үткәрелә.