Бүген Кайбыч районы имамнары җыелышы үткәрелде. Җыелышны район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Имамнар ТР МДН Пленумында кабул ителгән намаз вакытлары, апрель аенда уздырылачак Коръән уку бәйгеләре хакында сөйләштеләр. Шулай ук мәчетләрне тотуга, теркәүгә кагылышлы сораулар каралды.