1 мартта Бөгелмәдә татар милли мәдәни үзәгендә танылган татар галимнәре, тарихчы, мәгърифәтче Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарга - Һади Атласиның чордашларына, хезмәттәшләренә багышланган фәнни-гамәли чара узды. Әлеге чарада Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.
Танылган татар галимнәренә багышланган конференциядә Мәскәүдән, Уфадан, Казаннан килгән кунаклар катнашты. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт галимнәрнең рухына багышлап Коръән аятьләрен укыды. Мөфти исеменнән сәламләр җиткереп, халкыбызга хезмәт иткән олуг шәхесләрнең мирасын өйрәнү, белү мөһимлеген ассызыклады.