2 мартта "Зәкят" хәйрия фонды нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре, мәчет мөгаллимнәре белән берлектә "Ярдәм" мәчетендә чираттагы дини викторина уздырды. Викторинада 60тан артык бала катнашты. Алар арасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күзләре начар күрүче балалар да бар иде.
Чараны дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев алып барды. Ул балаларга ислам нигезләрен аңлатып вәгазь дә сөйләде.
Викторина башланганчы балаларга мәчет мөгаллиме Зиратша хәзрәт Даутов, "Зәкят" хәйрия фонды директоры Илнур Вәлиев, "Ярдәм" фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлов укуларында уңышлар теләделәр, үзләренең үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.
27 февральдә балалар өчен шушындый ук чара "Госмания" шәхси мәктәбендә оештырылган иде. Биредә викторина 80ләп бала катнашында үткәрелде.
Фотогалерея: http://dumrt.ru/ru/node/12322
Фотогалерея: http://dumrt.ru/ru/node/12316