28 февральдә Чирмешән районының Карамыш авылы мәдәният йортында "Кичке җомга вәгазе" дип аталган чара уздырылды. Җирле имамнар халыкка динебез кыйммәтләрен җиткерделәр, динара татулык кебек төшенчәләр хакында сөйләделәр. Чара кысаларында динебезгә кагылышлы сорау-җавап конкурсы да үткәрелде. Дингә кагылышлы сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Чирмешән районы мөхтәсибәте алга таба мондый кичке вәгазьләрне башка авылларда да үткәрергә ниятли.