24 февральдә Мөслимдәге урта белем бирү мәктәбендә ислам диненә кагылышлы викторина уздырылды. Әлеге балалар өчен оештырылган махсус чарада Мөслим районы мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов, нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды, җирле хакимият вәкилләре, укытучылар катнашты. 170ләп бала җыелган иде. Аларның һәр сорауга җавап бирергә ашкынып торуларыннан ук, динебез буенча шактый гыйлем туплаулары һәм викторинага бик теләп әзерләнүләре күренде. Җиңүчеләрнең барсына да "Зәкят" фонды әзерләгән бүләкләр тапшырылды.