Үткән ял көннәрендә Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында әхлак темасына багышланган вәгазьләр сөйләнде. Вәгазьләрне район имамнары Рамил хәзрәт Гибатдинов һәм Хәбир хәзрәт Ханов иткерде. Мөселман кешегә хас булырга тиешле үрнәк сыйфатлар, карунлык, тар күңелле булу кебек начар сыйфатлардан саклану хакында аңлаттылар. Авыл клубына 50дән артык кеше җыелган иде, алар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар.
Район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин авыл халкына динебез кыйммәтләре, нәзарәткә бәйле чаралар, дин әһелләре язмалары урнаштырылган "Дин вә мәгыйшәт" газетасын таратты.