23 февральдә Спасс районында, Болгарда урнашкан “Ак мәчет”тә балалар өчен дини-әхлакый чара уздырылды. Дини викторинада 20дән артык бала катнашты. “Ак мәчет”тә имам-хатыйб булып Руслан хәзрәт Фәрхетдинов ике ай дәвамында балаларга ислам нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын өйрәтте. Коръән уку серләренә төшендерде һәм викторинага әзерләде.
Балалар өчен махсус оештырылган дини чарада мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Спасс районы башлыгы Камил Нугаев, имам-мөхтәсиб Фәрхәд хәзрәт Минсагыйров, "Зәкят" фонды директоры Илнур Вәлиев һәм башкалар катнашты. Җиңүче балаларга "Зәкят" фондының бүләкләре тапшырылды.
Нияз хәзрәт чарада катнашучыларның барысына да мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен җиткерде һәм балаларга мәчеттә алган гыйлемнәрен көндәлек тормышта да файдаланырга нәсихәтләде. Спасс районы җитәкчесе Камил әфәнде үз чиратында татар халкының традицион рухи мирасын, кыйммәтләрен кайтаруда "Ак мәчет"нең роле зур булуны билгеләп үтте.
Викторинадан соң балаларны Болгардагы бер кафеда сыйладылар һәм зоопаркка алып бардылар.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге "Зәкят" хәйрия фонды белән берлектә якын киләчәктә "Ак мәчет"тә балаларның дини- республикакүләм викторинасын уздырырга ниятли.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/12180