21 февральдә мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров һәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов республиканың Менделеевск районында булдылар. Нияз хәзрәт районның үзәк мәчетендә җомга вәгазен укыды. Вәгазьдән соң Али хәзрәт мәхәллә халкына тәүхид, мәзхәб мәсьәләләрен аңлатты, дини сабак бирде, күп сандагы сорауларга төпле җаваплар ирештерде.
Мәчеттә уздырылган дини сабактан соң Нияз хәзрәт Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт белән райондагы дини вәзгыять, мөселманнарны борчыган проблемалар хакында сөйләште.
Шулай ук мөфти урынбасары һәм дәгъват бүлеге белгече Менделеевскидагы 10нчы төзәтү колониясендә булдылар. Биредә тоткыннарга өчен гөнаһлардан саклану мөһимлеге, күркәм сыйфатлар хакында вәгазьләр укылды. Вәгазьдән соң тоткыннар хәзрәтләргә ислам хокукларына кагылышлы сораулар бирделәр. Хәзрәтләр бер сорауны да җавапсыз калдырмаска тырыштылар. Нияз хәзрәт колония җитәкчелеге белән очрашып, мәчеткә йөрүче тоткыннарга дин тотуда мөмкинлекләр тудыруга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләште.