"Хузур" нәшрият йорты имам Әбү Хәнифәгә багышланган аудиокитаплар чыгарды. Китапларның берсе татарча, икенчесе рус телендә: "Әбү Хәнифә" - ""Жизнь и наследие Абу Ханифы". Танылган мөселман галиме Әбү Хәнифә турындагы китапның татарчасының авторы -профессор Мөхәммәт Әбү Зәһрә. Русча китапныкы- мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр.
Әбү Хәнифә ислам дөньясында бөек фәкыйһь, ягъни ислам хокуклары галиме. Ул мөселман хокукы фәненә һәм хәнәфи мәзхәбенә нигез салган имам. Китапта аның тормыш юлы, гыйлеме, карашлары, гамәлләре хакында җентекләп сөйләнә.
Текстны Габдрәүф Нуриев укый.
Аудио-китап Казан мәчетләрендә бушка таратылачак.