20 февральдә Арчада мөхтәсибәтнең иң үрнәк имамын ачыклаячаклар. Арча районы мөхтәсибәте "Иң яхшы имам" дип аталган дини конкурс уздыра. Анда өлкән яшьтәге имамнар да, яшьләр дә катнаша. Имам кеше чарада иң беренче чиратта үзенең эшен, мәхәлләсен тәкъдим итәргә тиеш. Аннары азан әйтергә, дини сорауларга җавап бирү, гарәпчә укып күрсәтү сорала. Шулай ук аның Коръән сүрәләрен, Аллаһы Тәгаләнең күркәм сыйфатларын ни дәрәҗәдә белүе дә тикшерелә. Менә шул рәвешле имам гыйлеме, гамәлләре сынала. Бу конкурс авыл имамнары арасында гыйлемлелекне, тырышлык белән дини эшчәнлек алып баруны һәм халык белән эшләүне үстерү ниятеннән уздырыла. Шулай ук ул актив дини эшчәнлек алып барган имамнарны зурлау булып тора. Җиңүчеләргә махсус бүләкләр бирү дә каралган.
Имамнар конкурсының жюри составына мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка дин әһелләре кергән.
Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев әйтүенә караганда, мөхтәсибәттә гыйнвар аенда моңа охшаш бәйге мөслимәләр арасында үткәрелгән булган һәм Яңа Кенәр мәхәлләсеннән Кәүсәрия апа беренче урынга лаек булган.