19 февраль көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин көньяк-көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре белән очрашты. Мөфти белән очрашу Ютазы районының Уруссу бистәсендә үткәрелде. Әлеге район җирлегендә узган чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм башка дин әһелләре катнашты.
Камил хәзрәт иң беренче чиратта шушы көннәрдә Уруссуда ачылган "Мәхмүт" мәчетен һәм "Фәнис" мәдрәсәсен карады. Мәдрәсәдә мөфтине бер төркем шәкертләр, мөгаллимнәр каршы алды. Камил хәзрәт шәкертләргә гыйлем туплауда Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын дип, күркәм теләкләрен җиткерде. Шулай ук муфти хәзрәтләре Татарстан мөселман мәгариф системасының үсеш юллары хакында сөйләде.
Мөфти белән очрашу барышында мөхтәсибәтләрдәге мөһим сораулар, проблемалар күтәрелде. Күп кенә сорауларга сөйләшү барышында ук җаваплар табылды.
Фоторепортаж: dumrt.ru/node/12116