Һәрбер балигъ булган, акылы җитлеккән мөселманга Аллаһы Тәгалә биш вакыт намаз үтәргә боерган. Бу – һәр мөселманның изге бурычы һәм, Иман (шәһадәт) китерү, зәкят бирү, рамазан аенда ураза тоту һәм хаҗ кылу белән беррәттән, Иманның биш баганасының берсе. Намаз темасына күпләгән дини (теологиягә караган) мәкаләләр һәм китаплар багышланган. Шулай ук зур игътибар, моннан тыш, намаз уку өчен мәҗбүри шартларның берсе – тәһарәт алуга (ритуаль чистарынуга) юнәлтелә. Һәр мөселман кешесе ия булырга тиешле ритуаль чисталык мәсьәләсе җан, тән, кием, шулай ук намаз уку урынының пакь булуын күздә тота. Әлеге тема үзенең мөһимлеген беркайчан югалтмый.
“Хузур” нәшрият йорты “Пәйгамбәребез Сөннәте буенча хәнәфи мәзһәбендәгечә тәһарәт һәм намаз (хәдисләрдән дәлилләр белән)” (“Тахарат и намаз по Сунне Пророка согласно ханафитского мазхаба (с доказательствами из хадисов)”) исемле китап бастырды. Аның авторы Илдус хәзрәт Фәиз әлеге китабын мәзһәб галимнәре фикъһый (фикыһка караган) мәсьәләләр буенча үзләренең дәлилләрендә Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянмаган дип йөрүче, мәзһәбләрне кире кагучы мөселманнарга нәсыйхәт бирү буларак язган.