23 февральдә нәзарәтнең дәгъват бүлеге Спасс районында, Болгарда урнашкан “Ак мәчет”тә балалар өчен дини-әхлакый чара уздыра. Ул мәхәллә халкына, балаларга дини кыйммәтләрне җиткерү, шулай ук мәчетләрдә эшләүче яшь имамнарга булышу максатыннан оештырыла. Чарада вәгазьләр сөйләү, балалар өчен динебезгә багышланган махсус викторина уздыру каралган.
Белгәнебезчә, бүгенге көндә “Ак мәчет”тә имам-хатыйб булып Руслан хәзрәт Фәрхетдинов эшли. Руслан хәзрәт мәчеттә балаларга ислам сабаклары оештырып җибәргән. Тирә-юнь авыллардан да балалар “Ак мәчет”кә укырга йөриләр.