Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы районы мөселманнарын яңа мәчет ачылу белән котлады. Узган җомгада, 14 февральдә Ютазы районы, Урыссу бистәсендә "Мәхмүт" мәчете ачылды.
Президентның котлау телеграммасында түбәндәгеләр язылган:
Хөрмәтле Ютазы районы мөселманнары! Сезне Урыссу авылында «Мәхмүт» мәчете ачылу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Халкыбызның дини һәм мәдәни тормышында, аның мәгърифәти, рухи-әхлакый үсешендә мәчетләр гаять мөһим роль уйный.
Татарстан халкы үзенең гореф-гадәтләрен, борынгы йолаларын саклап калуга, аларны яңадан тергезүгә аеруча игътибар бирә, бу изге эшкә зур хөрмәт белән карый. Борынгы Болгар шәһәрендәге, Свияжск утрау-шәһәрчегендәге тарихи һәйкәлләрне торгызу шуңа дәлил булып тора. Бүгенге вакыйга Исламның кешегә мәхәббәт белән сугарылган какшамас кануннары, аның гадәләтле рухы хәзер дә бик тансык, кирәкле булуын ачык күрсәтә. Яңа мәчет халкыбызның тагын бер дини үзәгенә әверелер, конфессияләр һәм милләтләрнең үзара тыныч, тату яшәвенә бәрәкәтле йогынты ясар дип ышанам.
Мәчет төзүгә хәл кадәри өлеш керткән, мөэминнәрне сөендергән, үзенең шәфәгате, күркәм гамәлләре белән хәйрия традицияләрен дәвам иткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне күндерәм.
Барыгызга да исәнлек-саулык, хәерле гомер, игелекле эшләрегездә зур уңышлар телим. Дин тотучыларның ихлас догалары кабул булып, Ходай Тәгалә бөтен халкыбызга, республикабызга, сезнең районыгызга иминлек, бәхетле, мул, матур тормыш насыйп итсен!"