13 февральдә нәзарәтнең дәгъват бүлеге һәм "Зәкәт" хәйрия фонды Арча районының Апаз һәм Урта Курса авылларында тәрбияви чаралар уздырды. Әлеге чаралар авылларга җибәрелгән яшь имамнарга эшләрендә ярдәм күрсәтү ниятеннән оештырылды.
Шуны әйтергә кирәк, Апазта узганында 125 бала катнашса, Урта Курсаның мәдәният йортында үткәрелгәненә балаларның ата-аналары да, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә җыелды. Дини-әхлакый кичәләрнең һәркайсында мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт, хакимият вәкилләре катнашты. Нияз хәзрәт җыелган халыкны мөфти исеменнән сәламләде һәм балалар рухын тәрбияләү мөһимлеге хакында сөйләде.
Аннары дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев Аллаһы Тәгаләгә буйсыну, гөнаһлы эшләрдән тыелу, Раббыбыз биргән нигъмәтләр кадерен белү хакында аңлатты. Шуннан соң балалар өчен Ислам нигезләре буенча махсус викторина уздырды. Барлык балаларның күңелен күрү ниятеннән шоколадлар таратылды. Викторина барган вакытта РИИ мөгаллиме Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды.
Әлеге бәйрәмгә әверелгән ике очрашуны да авыл халкы бик җылы кабул итте. Мондый дәгъват чаралары алга таба мәчетләргә йөрүче балалар саны артуга бер этәргеч булыр, дип өметләнәләр нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре.
Фоторепортаж: